Үзәк балалар китапханәсендә «Зур киномарафон» (6+)

Атна дәвамында Үзәк балалар китапханәсендә 7-10 яшьлек балалар өчен «Сотворение» балалар киносын үстерү фондыннан «Зур киномарафон» проекты кысаларында кино күрсәтүләр оештырыла. 

Мәдәният хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү белән бәйле рәвештә, әңгәмәләр уздыру һәм «Уены-чыны бергә» киноальманахыннан фильмнар күрсәтү өчен сайлап алынган тема «җәмгыятьтә мәдәният» булды. Һәр кино күрсәтү чарасы – ул бер тема белән берләштерелгән 2-3 кыска вакытлы фильм карау. Бу атнада төп темалар итеп «Яхшылык» һәм «Шәхес һәм коллектив арасында үзара мөнәсәбәтләр» сайланды. Изге гамәлләр, якыннарыңа игътибарлы һәм әйләнә-тирәдәгеләргә киң күңелле булу турында күрсәтелгән фильмнар әлеге яшь үзенчәлекләре өчен актуаль төп темаларның берсе – әйләнә-тирә мохиткә мәрхәмәтле булу – турында уйлану һәм фикер алышуга бер мотив булды. 

Поделиться: